Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уракның 84 проценты төгәлләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 41479 гектарда игеннәр суктырылды.

Барлыгы 74412 тонна ашлык суктырып алынган. Тулаем ашлык суктыру буенча районыбыз игенчеләре республикада 2 урынны били, ә бер гектардан уртача уңыш алу буенча сигезенче урында бара. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 17,9 центнер тәшкил итә. Бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралардан иң югары уңышны “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре җыеп алдылар, аларда уртача гектар төшеме 25,1 центер булды. Бүгенге көндә 5 мең гектардан артык сабан бодаен, 2 мең гектарга якын арпаны гына җыеп аласы калды. “Калморза” хуҗалыгы 440 гектарда җитен суктыруны да төгәлләде һәм һәр гектардан 10,5центнер уңыш чыкты. Уракны”Август”-Минзәлә ОСПсы, “Заиковский”, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Туган як” агрофирмасы тәмамладылар. Бүген һәм иртәгә “Калморза” хуҗалыгы һәм “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре дә тәмамлаячак. Кичә районыбыз кырларында 51 комбайн эшләде.
Районыбыз игенчеләре киләсе ел уңышы турында да кайгырталар. Урып-җыелган басуларда салам төргәкләү һәм вакланган саламны туфрак белән каплау бара. Барлыгы 4588 тонна салам төргәкләргә төрелде һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә. Туфракны төп эшкәртү 11736 гектарда башкарылды, шуның 6190 гектары тирәнтен эшкәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев