Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уракның 91 проценты төгәлләнде

Бүгенге көндә 3 мең гектардан артык сабан бодаен, 400 гектарга якын арпа һәм 56 гектар карабодайны гына җыеп аласы калды.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

- Бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралардан иң югары уңышны “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре җыеп алдылар, аларда уртача гектар төшеме 25,1 центер булды.  Фермер крестьян хуҗалыклары арасында иң югары уңышны “Полянка” КФХсы игенчеләре ала, гектар куәте 22,2 центнер. Кичә районыбыз кырларында 41 комбайн эшләде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков.

Туфракны төп эшкәртү 13 мең гектардан артык  мәйданда башкарылды, шуның 6820 гектары тирәнтен эшкәртелде. Кичә туфракны эшкәртүдә 22 агрегат эшләде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев