Уракның 98 проценты төгәлләнде
Бөртеклеләрдән барысы 86168 тонна уңыш җыеп алынды. Бер гектардан уртача уңыш 18 центнер.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Шунысы куандыра: районыбыз тулай җыем буенча ресбуликада дүртенче урынны били, ә гектар уңышы буенча да республикада җиденче урында бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 47798 гектарда игеннәр җыеп алынды.
Район буенча көзге бодайның бер гектардан уңышы 15,8 ц тәшкил итте, арыш -18,9 ц, арпа-17,9 ц, солы-12 ц, сабан бодае-19 ц, борчак-15 уңыш бирде.
Район буенча барысы 1140 гектар бөртеклеләрне һәм техник культуралардан 4918 гектарда рапсны суктырасы калды. “Август”-Минзәлә ОСПсы рапсны кичә суктыра башлады.
Район буенча 5232 тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән, аларны ферма яннарына ташып, өеп куялар. Саламнары җыеп алынган басулар эшкәртелә. 16126 гектар басулар эшкәртелде(шуның 8485 гектары тирәнтен) инде. Җир эшкәртүдә 20 агрегат эшли, көнгә 500 гектарга якын җир эшкәртелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев