Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уракның 85 проценты төгәлләнде

19 нчы августка барлыгы 35397 гектар мәйданда игеннәр суктырып алынган.

Бу планлаштырылган мәйданның 85 проценты дигән сүз. Амбарларга барысы 84 мең тоннадан ашлык кайтарылып, шуның шактый өлеше элеваторларга озатылган. Районыбыз игенчеләре арпа, борчак, суктыруны төәлләделәр. Һәр гектардан арпа уртача-20,4ц., борчак-11,2ц., уңыш бирде. Әлегә сабан бодаеның гектар күәте -уртача-25,7 ц., тәшкил итә. 18 нче август район кырларында 66 берәмлек комбайн эшләде һәм алар 3013 тонна ашлык суктырып алдылар.

Урап-җыю кампаниясе белән беррәттән район игенчеләре киләсе ел уңышы турында кайгырталар.19 нчы августка барлыгы 8560 гектарда эш башкарылган. Шуның 6426 гектары тирәнәйтеп,2134 гектарында җирнең өске катламы эшкәртелгән. Җир эшкәртүдә кичә 20 агрегат эшләде.Җир эшкәртүдә"Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе һәм «Калморза» хуҗалыгы механизаторлары сынатмыйлар. Бу хуҗалык игенчеләре барлык җирләрнең 448-45 процентын эшкәрттеләр. Көзге чәчү эшләрен «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре башлап җибәрде, бу хуҗалык 200 гектарга якын көзге бодай чәчәргә өлгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев