Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Урман аланында милли бәйрәм гөрләде

Быелгы район сабантуе искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик күңелле узды.

(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ"). Сабантуй мәйданы быел аеруча матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды.  Татарстанныкын гына түгел Россияне дә милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына китереп булмый.  Мәйданда Сабантуй ачу тантанасы сәгать 10 да башланып китте. Театральләштерелгән күренештә 200 дән артык кеше катнашты. Театральләштерелгән күренештә 922 елда Идел Болгарстанының исламны дәүләт дине  буларак рәсми рәвештә кабул итүе, урта гасырлар татар дәүләтенең социаль –сәяси үсеше өчен гаять зур әһәмияткә ия икәнлеге күрсәтелде. Җир су, һава һәм табигатькә багышланган театральләштерелгән музыкаль күренешләр булды. Бәйрәм әләмен күтәрү хокукына кыр батыры Зиннур Гыйлфанов һәм узган елгы Сабантуйның Минзәлә районы буенча абсолют  батыры Рөстәм Бәдретдинов  ия булды. 

Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов район хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның Сабан туе бәйрәме белән тәбрикләде.Айдар Салахов алны-ялны белмичә көнне-төнгә ялгап эшләгәгн механизаторларга , терлекчеләргә, шәһәр оешма-предприятиеләр хезмәтчәннәренә зур рәхмәтләрен әйтеп бәйрәм белән тәбрикләде.  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутаты Азат Хамаев, сабан туеында катнашучыларга Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнехановның минзәләлеләргә җибәргән котлау сүзен җиткерде һәм бәйрәм белән ихластан котлады. Ул шулай ук бәйрәмгә җыелган халыкны Россия көне белән дә тәбрикләде.  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары ,якташыбыз Рафаэль Фаттахов  быел шифалы яңгырлар яуды, игеннәребез күкрәп үсеп килә, алга таба да табигать шартлары уңай булып, сөенеп, мул уңыш җыеп алырга язсын,-диде. Районның быелгы кыр батыры булып танылган”Калморза” хуҗалыгының алдынгы механизаторы Зиннур Гыйлфановка район башлыгының Рәхмәт хаты, зур тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылды. 

 Аннан соң кыр батырларын, хуҗалык җитәкчеләре белән бергә районның язгы кыр эшләре алдынгыларын, авыл җирлеге башлыклары,фермерларны  Айдар Салахов, Азат Хамаев, шәһәребез оешма-предприятиеләрендә эшләүчеләрне Рафаэль Фаттахов, Наил Хисамбиев тәбрикләделәр, акчалата премияләр тапшырдылар.

Авылларны төзекләндерү буенча нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Люзия Мәрдамшина (Бикбау),  Эльверт Шәймарданов (Иске Маҗын), Зөлфия Гәрәева (Тауасты Байлар) авыл җирлекләре җиңүче дип табылдылар, аларга  район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр бирелде.  Авыл хуҗалыгы  һәм шәһәребезнең оешма-предприятиеләренең алдынгыларын котлаганнан соң кунаклар мәйдан тирәли урнашкан милли аш-сулы, кунакчыл рус, татар, мари, чуваш һәм керәшен өйләрендә булып, аларның ризыкларын татып, танышып чыктылар. Кунаклар ат ярышларын, төрле спорт уеннарын, уен-атракционнарны яратып карадылар. Ат ярышлары дигәннән, ат чабышына старт бирелде. Атлар дәррәү алга омтылды.  Халык арасында: “Менә бу җайдак ичмасам.  Булдырачак!-дигән сүзләр ишетелде. Атлар бәйгесендә 27 ат көч сынашты.    

Реклама

Сәүдә нокталары гөрләп эшләп торды. Халык Сабантуйның төп уеннары-колгага менү,капчык киеп йөгерү,катыктан акча эзләү,суда балык тоту,авыш баганага менү, капчык белән сугышу, аркан тартышу, теннис, волейбол уйнау һәм башка уеннарда бик теләп катнашты.Моннан тыш, сабантуйда традицион уеннар һәм спорт ярышлары үткәрелде: төрле дистанциягә йөгерү, озынлыкка сикерү, армреслинг, гер күтәрү, таяк һәм аркан тартышу, шахмат ярышлары үтте. Җитезләр, кыюлар җиңүгә ирештеләр.

Район сәнгать осталары бер-бер артлы чыгышларын тәкъдим итте.Ә инде Сабан туе кунаклары ТРның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, ТРның һәм БРның атказанган артисты Рөстәм Асаев, ТРның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова, Гөлназ Асаева, Алсу Сайфуллинаның чыгышлары нур өстенә нур булып, дәртле, мәгънәле, тирән эчтәлекле җырлар башкардылар. Сабантуйга килүчеләр татар милли көрәшен кызыксынып күзәттеләр. Сабантуйда милли көрәштә яшьләр арасында Айнур Гарипов,  Рөстәм Бәдретдинов абсолют батыр булып калдылар.  

Минзәлә Сабан туе барлык милли ярыш-бәйгеләрне колачлады. Көянтә белән су ташу, йомыркалы кашык кабып йөгерү, капчык сугышы, кул көрәштерү, биек баганага менү, авыш баганага менеп суга төшү, суга кереп балык тоту кебек уеннарга өстәлгә әллә нинди уеннарда олысы-кечесе катнашты.  Сабантуйда яше-карты рәхәтләнеп ял итте: ат чабышларын, милли көрәшне карады,төрле кызыклы уеннарда катнашты, истәлеккә бүләкләр һәм якты тәэсоратлар алып таралышты.

Район авылларышда һәм шәһәребездә үткән бәйрәм хакында Мензеля ру сайтыннан фотолар карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев