Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Урман аланында Сабантуй

Воровский поселогында авылында узган Сабантуйда мәйданга җыелучылар көн салкын, җилле булуга карамастан, рәхәтләнеп ял иттеләр. 

(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ").

Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң кызыклы мавыктыргыч уеннар үткәрелде. Уеннарда нәни балалар да, 60-70 яшьлек апалар, әбиләр дә бик теләп катнаштылар. Чүлмәк вату, авызга кашык кабып йөгерү, капчык сугышыннан тыш төрле конкурслар узды. Биредә иң төзек ишегалды конкурсы үткәреп шактый гаиләләргә төп химаяче - Егор Юдин бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук бу химаяче сабантуйга килгән балаларны төрле аттракционнарда уйнауны түләүсез оештырды.

Реклама

Бәйрәмне авыл үзешчәннәре, “Рябинушка” фольклор ансамбле, Түбән Юшады авылы кызы - Наталья Чепкасова, театр артисты-Рифат Хафизов, Чаллы шәһәренән килгән, ТРның атказанган артисты Федор Кузнецов җитәкчелегендәге артистлар чыгышлары бизәде.  Оештыручылар әйтүенчә, быел авыл эшмәкәрләрләренең ярдәме зур булган һәм бәйгеләрдә җиңүчеләргә саллы бүләкләр әзерләнгән. Төп бүләк, гадәттәгечә-тәкә. Кагыйдә буларак башта балалар, аннары яшүсмерләр көрәште. Абсолют батыр булып Исәнгол авылының данлыклы көрәшчесе-Ренат Шәйхетдинов  калды.  

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев