Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Уртача уңыш алу буенча Минзәлә районы игенчеләре бишенче урында баралар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 32165 гектарда игеннәр суктырылган.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Барлыгы 143778 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Тулаем ашлык җитештерү буенча районыбыз игенчеләре Буа-172 мең т., Тәтеш—166,7 мең т., Зәй-146,4 мең т., Актаныш-144,5 мең тонна калыша.  Район буенча бер гектардан уртача уңыш 44,7 центнер тәшкил итә. Һәр гектардан бөртеклеләрдән уртача уңыш алу буенча “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре сынатмый, аларда бу күрсәткеч 54,7 центнер. Район буенча иң күп тулай җыем да шушы хуҗалыкта-34872 тонна. Районыбыз хуҗалыкларында рапсны теземнәргә салып суктыра башладылар, бу эшкә иң беренчеләрдән булып “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре керештеләр. Бу хуҗалык 70 гектар рапс сугып алды һәм гектар күәте 22 центнердан артык. Калган хуҗалыкларда да шушы көннәрдә рапсны  суктыра башлау зарури. Шулай ук “Калморза” хуҗалыгы 300 гектар җитенне суктыры алды, әлегә һәр гектардан уртача 19,7 центнер уңыш чыга. Кичә районыбыз кырларында 82 комбайн эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев