Ватан геройларына багышланды
Бүген илебез Ватан геройлары көнен билгеләп үтә. Һәр чорның үз геройлары бар. Ватанны саклап батырлык күрсәткән каһарманнарны безнең халык аеруча хөрмәт итә, онытмый.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Без нчы декабрьдә каһарман ата-бабаларыбызны гына искә алып калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы геройларын, Россия Федерациясе геройларын, Изге георгий ордены һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтлибез.
Шәһәребездәге Җиңү паркындагы тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район хәрби комиссары Сергей Владимиров катнашты. Алар үз чыгышларында Ватан каһарманнарын зурлау Россия халыкларының хәрби –патриотик һәм мәдәни мирасын буыннан-буынга тапшыру, илебезнең тарихы белән ихлас кызыксынуны арттыру һәм шанлы үткәнебез турындагы хәтер-хатирәләрне мәңгеләштерү дип ассызыклап үттеләр. Геройларның бюстларына чәчәкләр салдылар һәм аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Менә алар, районның Советлар Союзы геройлары: Василий Гордов, Самуил Тапиков, Фахрази Галиев, Борис Винокуров.
Дан орденнарының тулы кавалерлары:Алексей Горячев һәм Никита Фролов.
Социалистик Хезмәт геройлары:Госман Латыйпов, Мәгсүм Хусаинов, Фәсхетдин Шәрәфетдинов. Бу олуг шәхесләрнең тормышы, батырлыгы, игелекле эшләре балаларда һәм яшьләрдә, районыбызда яшәүче һәркемдә граҗданлык һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү өчен җирлек булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев