Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вячеслав Кудрявцев яшь комбайнчы конкурсында катнашачак

Бу атнада Казан дәүләт аграр университетында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан!” 14 республика конкурсы булачак.

Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”

 Әлеге конкурста республиканың һәр районыннан бер комбайн экипажы катнашачак, бу бәйгегә безнең районнан “Лексион 570” комбайнында яхшы күрсәткечләргә ирешкән,яшьләр арасында иң күп ашлык суктырган Вячеслав Кудрявцев барачак. Ул анда теоретик сорауларга җавап бирәчәк,   практик өлештә комбайнга техник хезмәт күрсәтәчәк.

 Булдыклы комбайнчы Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң төзелештә эшләде, хәзер “Калморза” хуҗалыгында эшли. Заманында яштән үк комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде, комбайнында да хезмәт куйды, хәзер “Лексион” комбайнын иярли. Быел ул үз комбайны бункерыннан 3966 центнер ашлык бушатты.  Аның әтисе Леонид “Август” компаниясенең Минзәлә ОСП хуҗалыгында хезмәт куя, ул да заманында районыбызда алдынгы комбайнчыларның берсе иде. Гомумән, Кудрявцевларның беркайчанда сынатканнары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев