Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Владислав Гарнышев «Агрокөч» җәмгыяте комбайнчылары арасында беренче урынны яулады

Уңган комбайнчы 2025 елда Минзәлә районы басуларында үстерелгән игеннәрне 70 мең центнердан артык суктырды.

(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)

Бар эшне дә булдыра торганнардан ул. Язгы, җәйге һәм көзге кыр эшләре чорында да хуҗалыкта аңа тиңнәр юк. Иң мөһиме, үзенә йөкләнгән һәр эшне ул югары сыйфат белән башкарырга гадәтләнгән. 
«Бәхетне туган җиреңнән эзлә», – ди халык мәкале. Ул Владислав кебек егетләргә карап әйтелгән кебек. Чын мәгънәсендә туып-үскән төбәгенә тугры, туган хуҗалыгына бар көчен биргән, шушы җирдә эшләүче кеше бәхетле. Читтән караганда игенче-механизаторларның эше җайлы, сезонлы эш кебек тоела. Хуҗалыкта заманча техникалар эшли, эш шартлары яхшыра, уңайлыклар булдырыла. Әмма бу төптән дөрес булмаган фикер. 

Механизаторларның хезмәте-үтә дә җаваплы, авыр эшләрнең берсе. Ул «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында 13 ел механизатор булып хезмәт куя. Үзенә тапшырылган техниканы көйле эшләтүгә ирешеп, үз эшенең барлык неччкәлекләрен белеп, комбайнын кабызып җибәрү аның «сулышын тоеп» дип әйтерлек эшли, аның исеме һәрвакыт алдынгылар арасында телгә алына. Алдынгы комбайнчы 2024 урагында 50 мең центнердан артык бөртек суктырган иде. Владислав Владимирович техниканы биш бармагыдай яхшы белүче дә ул. Басулардагы үсентеләрне корткычлардан, чүп үләннәреннән, авырулардан саклау өчен «Версатайл» бөркегечендә препаратлар сибү кебек җаваплы эшләр дә аңа йөкләтелгән. Ул һәр ел саен 15-17 мең гектарда басуларны төрле препаратлар белән эшкәртә. 
Владислав яшь чагыннан ук әтисе Владимирга ияреп ДТ-75 тракторында эшкә өйрәнгән. Мәктәптә укыганда ук Калинин исемендәге колхозның алдынгы комбайнчысы Мирзаян Хабибуллинның ДОН-1500Б комбайнында ике ел комбайнчы ярдәмчесе була, Илнур Камаловта бер ел комбайнчы ярдәмчесе булганнан соң, үзе комбайн штурвалы артына утыра. Белгечләр белән проблема булмасын өчен комбайнчы ярдәмчесе дигән штатны бетермәскә кирәктер. Яшьләрдә техниканы ярату шулай сеңә. 

— Эш дәверендә дүртенче комбайн инде бу! «Лексион-670» комбайнында өченче сезон эшлим. Хәзерге, заманча комбайн оҗмахка тиң: эчендә салкынча, рәхәт. Ни хикмәт, тузаны да керми, чиста, — ди җир улы Владислав. 

— Мин Чаллыда КАМПИда укыдым. Армиядә Казан шәһәрендә эчке гаскәрләрдә хезмәт итеп кайткач "КамАЗ«ның тимерчелек заводында ике ел слесарь булдым. Күңел авылга тарткач язын-җәен, көзен авылга кайтып булышам, кышын «Агро көч» җәмгыяте базасында төрле техникаларны язгы кыр эшләренә әзерлим. Комбайнда эшләргә яратам, сезонны эчке бер дулкынлану белән көтеп алам. Теләк теләмичә эш башлаган юк. Сезон башында, иртә белән комбайнга утыргач, басуга килгәч тели торган теләкләрем бар. Эшкә белгәннәрне укып, комбайн белән сөйләшеп керешәм. Башкача булса, тыңламый, санламый ул, – дип елмая Владислав. 


Тырыш уңган-булган ир-атның гаиләсе турында язмыйча ярамас. Тормыш иптәше Алинә Чаллы шәһәрендә шәфкать туташы булып эшли. Ике бала: бер кыз Ильгина һәм бер ул – Ильданны тәрбияләп үстерәләр. Владиславның бертуган энесе Михаил да алдынгы комбайнчы. 

Владислав район комбайнчылары арасында беренче, республика комбайнчылары арасында да икенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев