Воровский авыл җирлеге эшмәкәр Егор Юдинга рәхмәтле
Воровский җирлегендә бик күп кунакларны үзенә җәлеп итәрдәй урыннар шактый, биредә төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Җирлек территориясенең ике авылында 230 хуҗалыкта 422 кеше көн күрә. Җирлектә яшәүчеләрнең 62 проценты татарлар, 36 процентын руслар, калган икесен башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Җирлектә 148 пенсионер яши. Авыл хуҗалыгында-11, бюджет сферасында-27, районнан читтә-62 кеше эшли. Үз эшен-36 кеше булдырган. Җирлек территориясендә 117 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 29 башы савым сыерлары. Узган елга караганда савым сыерлары саны 23 башка арткан. Монда КФХ «Зиннуров» һәм шәхси эшмәкәр Сәгыйт Кәбировның өлеше зур. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм программасы буенча савым сыерлары тотуга дәүләттән 27700 сум субсидия алынган. Сыер тотучылар сөтне авылдашларына саталар. Билгеле эшмәкәр Егор Юдин авыл урамнарын үз хисабына ремонтланткан. Ул шулай ук авыл урамнарын кардан чистарту өчен кыш көне грейдер белән дә ярдәм итә.
Бистә эчләрендә юлларның озынлыгы 20,5 километр тәшкил итә, шуның 6,3 километрына гына вак таш түшәлгән. Воровскийдан М-7 юлына чыга торган 3,5 километр юлга ремонт кирәк. Шулай ук Воровскийның күперен дә ремонтлыйсы бар. Җирлектә бер артезиан скважинасы бар, аны «Идарәче компания» тапшыру буенча эш бара.
Район башлыгы Айдар Салахов районда башкарылган эшләр турында һәм быел эшләнәсе эшләр хакында мәгълүмат бирде. Җыен азагында төрле чараларда, өмәләрдә, авыл тормышында актив катнашкан берничә затка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җирлек халкы район җитәкчеләренә бер сорау белән дә мөрәҗәгать итмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев