Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Воровскийда да Сабантуй шау-гөр килеп үтте

Воровский бистәсе сабантуеның баш батыры булып Рөстәм Хәмидуллин калды

Җирлек башлыгы Әлфия Латыйпова Сабан туена чыккан авылдашларын, кунакларны сәламләп җирлектә булган һәм ирешкән уңышларга тукталды, хезмәт алдынгыларын исемләп атады. Ул авыл хуҗалыгында һәм бюдҗет өлкәсендә эшләүче хезмәт алдынгыларын, 50-60-65 ел бергә торган парларны, авыл җирлеге үсешенә керткән актив кешеләрне бүләкләде. 

Сабантуй әләмен язгы кыр эшләре һәм чәчү батыры Галимҗан Гыйльметдинов күтәрде. 

Әлфия ханым үз чыгышында җирлеккә даими ярдәм күрсәткәннәре, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен аталы-уллы Алексей һәм Егор Юдинны һәм башка эшмәкәрләрне атап үтте. Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң кызыклы, мавыктыргыч уеннар башланды. Мәйданда җыр-бию тынып тормады. Якташыбыз җырчы Татарстан Республикасының атказанган артисты Федор Кузнецов, Минзәләдән «Девчата» триосы, алып баручы Ринат Бәдретдинов, бистәнең «Рябинушка» фольклор ансамбле чыгышлары яхшы кәеф бүләк итте. Мәйдан уртасында уздырылган уеннарда кеше өзелеп тормады: чүлмәк вату, кашык белән су ташу, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү кебек уеннарда һәм башка бик күп төрле уеннарда катнашып халык күңел ачты. Балалар өчен атракционнар да оештырылды. Бәйрәмгә килгән халык төрле ярышларны конкурсларны бик кызыксынып карады. Сабантуйның күркәм бизәге-милли көрәш. Ул вакытсыз арабыздан киткән, заманында үзе дә көрәшеп сабантуй батыры һәм Воровский исемендәге совхозны җитәкләгән Рифкат Нуриев истәлегенә багышланды. Ә менә көрәш келәмендә 3-4 яшьлек балаларның көрәшүе-бәйрәмнең үзенчәлеге булып истә калыр. Воровский бистәсе сабантуеның баш батыры булып Рөстәм Хәмидуллин калды. Ул тәкә һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Ә яшүсмерләр арасында Ринат Хөснуллинга тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев