Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Воровскийда өлкәннәрне тәбрикләделәр

Воровский бистәсендә Халыкара өлкәннәр көне зурлап уздырылды.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Бүген Воровский бистәсенең авыл клубында “Көзге тормышыгыз да шулай алтын булсын”- “Пусть осень җизни будет золотой”  дигән әдәби –музыкаль кичә бәйрәм булып узды.   Бәйрәм тантанасында Воровский авыл җирлеге вазыйфаларын башкаручы Әлфия Латыйпова, җирлекнең  ветераннар советы рәисе Елена Срывова катнашты һәм чыгыш ясадылар.

Әлфия Латыйпова:

-Безнең өлкәннәребез нык әле. Без берләшергә тиеш. Традицияләребез, өлкәннәребез тирәсенә берләшү зарури. Өлкән буынга мөнәсәбәт-җәмгыятебезнең, кешелекнең үсеше күрсәткече. Олыгайган көндә кадерле, кирәкле булып яшәгез. Яшәү дәртен югалтмагыз, рухыгыз нык булсын! Мул табын түрендә, бергәләшеп, аралашып утырыгыз!

Елена Срывова бәйрәмгә килгән авылдашларын  Өлкәннәр көне  белән кайнар тәбрикләде, бәхет, сәламәт тормыш һәм гаилә бәхете теләде.Өлкәннәр музыкаль кичәдә җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.Рәхмәт шулай хөрмәтләгәннәре өчен, безгә хәзер бер җылы сүз җитә. Бәйрәм бик күңелле булды, күңелләрне күтәрделәр. Илләр тыныч, имин булып барыбыз да сау –сәламәт яшәргә язсын,диде Әнисә апа Муллагалиева. Музыкаль кичәдә“Рябинушка” фольклор ансамбле, Воровский башлангыч мәктәбе укучылары,үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм мәдәният  хезмәткәрләре чыгыш ясап авылдашларын таң калдырдылар. Людмила Чугунованың баянда уйнап җырлавы нур өстенә нур булды. Бистәнең өлкәннәре турында презентация дә күрсәттеләр. Әлеге бәйрәмне авыл җирлеге һәм бюдҗет хезмәткәрләре оештырды. Өлкәннәр бәйрәмен оештыру өчен Алексей Юдин һәм Валерий Елхов финанс ярдәме күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев