Хезмәтне саклау — көн таләбе
Әлеге мәсьәлә буенча газета хәбәрчесе район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Илгиз Фәйрушинга мөрәҗәгать итте.
Ул менә нәрсәләр сөйләде:
— Хезмәтне саклау, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы эшчеләргә куркынычсыз эш шартлары тудыру, производствода бәхетсезлек очракларын кисәтү безнең төп юнәлешебез. Бу уңайдан барлык хуҗалыклар, КФХларның да матди чыгымнар сарыф итүен аңлыйбыз, бу эшне эзлекле төстә үтәп баралар.
Хезмәт кодексында таләп ителгәнчә, 50 эшчесе булган оешма, хуҗалыкта хезмәтне саклау буенча аерым штат белән белгеч булдырмасак, аңа үзенә йөкләтелгән бурычларны үтәү дә булышлык итмәсәк, аяныч хәлләргә тарубыз бик мөмкин.
Бүгенге көндә районның 4 кенә хуҗалыгында штат белән хезмәтне саклау белгече эшли. Ә калган хуҗалыкларда, КФХларда һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә бу вазыйфа өстәмә эш итеп башка белгечкә йөкләнә.
Эш көйле барганда гына бәхетсезлек очракларын булдырмый калып була. Шуңа күрә хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча аерым бүлмәләр булдырыла, инструктажлар үткәрелә, инструкцияләр эшләнә. Эшкә алган вакытта инструктаж үткәрелә. Яңадан һәр тармак белгече аларга үз юнәлеше буенча аңлатулар алып бара. Хезмәтне саклау бүлмәсендәге махсус журналга эшчеләр турында мәгълүмат тутырыла. Иртән аларны фельдшер карый, эшкә чыгарга рөхсәт иткәч кенә, диспетчер юллама бирә. Хезмәтне саклау йөзеннән ел саен хезмәткәрләргә махсус эш киемнәре, аптечкалар, техникага янгын сүндерү җайланмасы бирелә. Соңгы елларда районда хезмәтне саклау мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирелә башлады. Моңа хокук саклау, контроль-күзәтчелек органнар, башкарма хакимият органнары һәм профсоюзлар тарафыннан җитештерү травматизмын профилактикалау буенча эшнең көчәю ярдәм итә.
Районда өч ел саен дистәдән артык кеше белемнәрен арттыру турында таныклык ала. Аларны Казан шәһәреннән килеп Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында бер атна укыталар. Район буенча барысы 44 кеше хезмәтне саклау буенча таныклык алган. Арада, җитәкчеләр, белгечләр, агроном, инженерлар бар. Аларга хезмәтне саклау өлкәсендәге яңалыклар, үзгәрешләр турында сөйлиләр, хезмәт куркынычсызлыгы турында белемнәр турында аңлаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев