Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Ярминкә зур күләмле булды

Бәйрәм ярминкәсендә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен шәһәребез халкына тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә килүчеләр базар бәяләреннән чагыштырмача арзан хакка сыйфатлы продукция алып кайтып киттеләр.

Район башлыгы Айдар Салахов ярминкәгә килгән халыкны Яңа ел белән тәбрикләде, быел яхшы гына эшләдек, алдагы елда да шулай мул уңыш үстереп матур яшәргә язсын иде дигән теләкләрен җиткерде. Ул сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, үзенең киңәшләрен бирде, гомумән, Яңа ел алды бәйрәме уңаеннан зур ярминкә яхшы оештырылган дип бәяләде.

Районыбыз хуҗалыклары зур йөк машиналарында бодай, арпа, борчак, катнаш азык тәкъдим иттеләр. “Полянка”  КФХсы  10 тонна бодай алып килгән.“Дәүләтов” КФХсы чөгендер, кәбестәне халыкка тәкъдим итте. .

  Урман хуҗалыгы нарат, балта сабы, мунчала, мәтрүшкә, меңяфрак, ромашка кебек киптерелгән дару үләннәре дә саттылар. Хуҗамәт  авыл җирлеге төрле пирогларга чаклы пешереп алып килгән иде. Минзәлә интернат мәктәбе һәрвакыттагыча ярминкәгә  балалар куллары белән ясалган агач көрәк, сыерчык оясы һәм башкасын алып чыккан аларның сәүдә палаткасы да иң матуры.  Аю авыл җирлегеннән Борханов ат итеннән колбаса ясап алып килгән. Воровский җирлеге сатучылары 12 килолы күркә белән сату итте. Районыбызның авыл җирлекләре сөт һәм сөт продукцияләре, бал, салат, йомырка, тозланган кыяр, туңдырылган җиләк-җимеш, миннек, компот, помидор һәм башка бик күп төрле продукция, товарлар белән сәүдә иттеләр. “Муллахмәтов” КФХсы 350 литр сөт алып килгән, майлылыгы 4,5 процентлы сөтнең литрын 40 сумга гына сатты, аның сөтен халык бик яратып алды. Балалар иҗат йорты ярминкәгә Яңа елга төрле сувенирлар алып чыкканнар, халык аларны бик теләп алды. Мәдәният йорты янында оештырылган районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлектәге концерт та халык күңеленә хуш килде.

Ярминкәдә 800 килограмм балык, 3,2 тонна сыер ите, 5 түшкә дуңгыз ите,биш түшкә сарык ите, бик күп кенә каз, үрдәк,тавык,күркә түшкәләре һәм аларның эч-башлары сатылды.

Күбрәк фото безнең фотогалереяда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев