Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярминкәдә бөтен нәрсә бар иде

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәребезнең үзәк мәйданында язгы ярминкә үткәрелде.

Ярминкәгә үз продуктларын алып килгән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, район хуҗалыклары да соңга калырга яратмыйлар. Өлгерерәк хуҗалыклар иртә килеп бөртекле ашлык  саттылар. Бодай, арпаны, бишәр капчыклап алучылар да булды. Ә бер шәһәрдәшебез ике тонна арпаны машинасы белән үк алып китте.  Ашлык сораучылар күп иде, тик аларга җитми калды. Авыл җирлекләреннән килүчеләр сарык, сыер, дуңгыз итләре, күркә, тавык, үрдәк, каз түшкәләре, каклаган каз, кондитер эшләнмәләре, бал, сөт һәм сөт продукцияләре тәкъдим иттеләр. Наратлы Кичү авыл җирлегенән Гөлфия ханым Мингазованың казлары-5 килограммнан артык, тавык түшкәләре 4 килограмм иде.    Балык участогы бу ярминкәгә 493 килограмм  балык алып чыккан иде. “Дәүләтов” КФХсы чөгендернең килосын-12, бәрәңгене 15 сумга тәкъдим итте. Сайлап алырга мөмкинлек бар.Иң мөһиме - алар кыйммәт түгел иде. Әйтик, Җәмәк авылыннан килгән бал сатучы Ринас Вәлиев сарык итен  сатып бетерүгә, 3 литрлы балны 1200 сумга гына бирде.Эшмәкәр Рәшит Мухаметзянов  яңа тоткан балык һәм ысланган балыклар белән сәүдә итте. Ярминкәдә сыер ите күп иде, аның килосын 280-290 сумнан саттылар. Ә менә “Мензелинские зори” агрофирмасыннан килгән сәүдәгәрләр итнең килосына 325 сум сорадылар, ярминкәгә килгән халык аларның итен алмады. Шулай инде терлек асрау белән шөгыльләнмәгәч итнең бәясен онытканнар ахрысы. Аю авыл җирлегеннән килгәннәр  халыкны кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. Урыс авыл җирлеге бизәп пешерелгән чәк-чәк,  пироглар, яшелчәләр сатты. Гомумән, башка авыл җирлекләре дә ярминкәгә нәрсә алып киләсен тапканнар, белгәннәр. Өстәлләрдә сөт,эремчек, корт,компот,варенье, туңдырылган төрле җиләк-җимеш, каз, миннек,дисеңме, бар да бар иде. Безнең ярминкәне күрше Башкортостан эшмәкәрләре дә яраталар, алар төрле кием-салым, бавырсак белән сату иттеләр. Алар ярминкәдә яңа пешкән шашлык белән дә сәүдә иттеләр.   Бавырсакны Туймазы районыннан шәхси эшмәкәр Эльвира Хасанова“Ларгус” машинасына тутырып 120 килограмм алып килгән иде. Бавырсаклары да очсыз килосы нибары-220 сум гына.

  Ярминкәдә Тауасты Байлар авыл җирлеге хезмәткәрләре  җырлап-биеп халыкның күңелен дә ачтылар.Мәдәният йорты янында оештырылган районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлектәге концертта халык күңеленә хуш килде. Ярминкәдә көн бик җилле, салкын булса да, халык бәйрәмгә кирәк булган азык-төлекне сатып алды..  Ярминкәне район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә бер төркем җитәкчеләр дә карап йөрде, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралаштылар. Айдар Салахов районыбыз хатын-кызларын 8 март бәйрәме белән тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев