Җыеннарга - битлек киеп
11гыйнварьдан Минзәлә районында халык җыеннары башланды.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")
Быел ул башка еллардан аермалы буларак шәһәребезнең 3нче урта мәктәбеннән башланды, бүген исә татар гимназиясендә була, авылларда исә Аю авыл җирлегеннән уздырыла башлый. Шулай ук халык җыеннары авылларда бер көнне ике җирлектә үтәчәк. Җыенга килүчеләргә куелган төп таләп ковид чиреннән саклану өчен битлектән булу.
Ел дәвамында башкарылачак бу эшләрне билгеләүче бу җыеннар район башлыгы Айдар Салахов, район Советы, башкарма комитет, Пенсия фонды, сырхауханә, социаль яклау бүлеге, прокуратура, полиция, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, электр белән тәэмин итү хезмәте, газ хезмәте, техник бюро инвентаризациясе, почта, электр элемтәсе узелы, “Минзәлә-информ” һәм башка оешмалар җитәкчеләре катнашында уза. Бу җыеннарда халык үзләрен борчыган сорауларны район җитәкчелегенә җиткерә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев