Югары Тәкермән ифтар ашын авыл халкы бергәләшеп үткәрде
Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәл санала.
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Югары Тәкермән авылының мәдәният йортында зурлап ифтар ашы уздырдык,-дип хәбәр итте безгә авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова.
Чыннан да бу бәрәкәтле көннәрнең, изге айның мәрхәмәт һәм миһербанлы белән тулы көннәрендә авылдашлар белән җыелып бергәләп авыз ачулар - Югары Тәкермән авылында матур традициягә әйләнде. Әлбәттә, тәкермәнлеләрнең ихлас гамәлләрендә игелек белән тулы эшләренә сокланмый мөмкин түгел!
Ифтар ашында авыл имамы Мансур хәзрәт Фатыйхов азан әйтте, Корьән укыды. Җыелучыларны сәламләп имам ураза аеның рухи чистарыну ае булуы, бу айда үзеңне сынау мөмкинлеге тудыруын ассызыклады. Мөселманнар авыз ачканнан соң бергәләп намазга бастылар. Аннан мул табыннар артында ифтар кунаклары сыйланып, аралашып утырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев