Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары Тәкермәндә Бөек Ватан сугышы ветеранын тәбрикләделәр

Яңа елда тыл ветераннарының, Бөек Ватан сугышы ветераннарының хәлләрен белешеп, аларны котлап бүләкләр илтү Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы  җитәкчелегенең күркәм традициясенә әйләнде.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Югары Тәкермән авыл җирлеге дә “Яңа ел белән, ветеран!” акциясен башлап җибәрде.

Җирлек башлыгы Алия Шәрипова әлеге акция кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Вазих Галимҗанов белән очрашты. 

  Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова Бөек Ватан сугышы ветераны Вазих Галимҗан улы Галимҗановны тәбрикләде.

Ул сугыш ветеранының өенә барып, яңа-2022 ел белән котлады, ветеранның хәлен белеште. Кыш бабай әзерләгән күчтәнәчләрне   тапшырды, ныклы сәламәтлек, көр күңелле булып, якыннары янында тыныч гомер итүен теләде.

 Ә Вазих Галимҗан улы үз чиратында мондый игътибары өчен олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев