Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юшады халкы Ивануны бәйрәм итте

Һава торышы Түбән Юшады крәшеннәренең матур бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирде.

Юшады халкы Ивануны бәйрәм итте
Һава торышы Түбән Юшады крәшеннәренең матур бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирде. Бәйрәм башланыр алдыннан гына шифалы яңгыр явып үтте. Түбән Юшады авылында Иван Купала бәйрәме уңаеннан зур кичә уздырылды. Авылның клуб мөдире Наталья Чепкасова җәйге бәйрәмне үткәрү өчен зур көч салган. Ул районыбызның шушы авылында үтә торган бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштырды. Район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев бәйрәмгә җыелган халыкны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән тәбрикләде һәм авылда гомер буе тир түгеп эшләгән 80 яшен тутырган Александра һәм Алексей Арзамасовка, Тамара Никитина, Валентина Новикова, Владимир Толстов, Раиса Викторова, Мария Глебова, Тамара Кириллова, Петр Петровка Минзәлә шәһәрендә хезмәт куючы хосусый эшмәкәр Луиза Токареваның баллы күчтәнәчләрен тапшырды. Аннары күптән түгел генә шушы җирлекнең башлыгы булып билгеләнгән Илгиз Ханов сүз алды, җирлек халкын әлеге бәйрәм белән котлады һәм авыл халкы белән бергәләп кулдан килгән эшләрне эшләргә вәгъдә бирде. Ул шулай ук авылда җаваплы эшләрдә эшләп, намуслы хезмәте белән казанган Алексей Арзамасовны район башлыгы Айдар Салаховның махсус бүләге белән бүләкләде. Хосусый эшмәкәр Артем Алексеевич шушы авылның җәмәгать эшләрендә актив катнашкан Нина Васильева, Әхмәди Кириллов һәм Сергей Гагаринга үзенең бүләкләрен тапшырды.
Биредә Иван Купала бәйрәме үзешчән артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Түбән Юшадыда аны кыскартып Ивану бәйрәме дип кенә йөртәләр, аны элек авылда зурлап уздырганнар, ә соңгы ике елда таҗлы вирус булу сәбәпле онлайн гына үткәрделәр. Крәшеннәр бер-берсенә кунакка йөрешеп, Питрау бәйрәмен үткәргәннән соң печәнгә төшеп киткәннәр, миннек бәйләгәннәр.
Миннек дигәннән, бу бәйрәмдә миннек бәйләү ярышы, матур итеп тәкыя үрү, шампан шәрәбенә шләпә ыргыту, кечкенә тазга су салып шуның эчендә бию һәм башка төрле ярышлар күп булды. Бәйрәмгә кайткан халык рәхәтләнеп күңел ачты, җырлады, биеде. Авыл халкы белән бергә бәйрәм итәргә Югары һәм Түбән Тәкермән, Калтак, Мәлкән, Исәнгол, Тауасты Байлар, авыл клублары мәдәният хезмәткәрләре дә килгән иде. Бу бәйрәмгә махсус кунак булып композитор Илһам Хисматуллин да килгән иде, ул үзенең матур җырлары белән чыгыш ясады.
Бу бәйрәмне оештыру өчен авыл клубы хезмәткәре Наталья Чепкасова һәм аның ире Асаф Шигапов һәм башкалар зур көч куйган, авылдашлары Артем Арзамасов, Луиза Токарева химаячелек ярдәме күрсәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев