Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Заиковский” һәм “Мензелинские зори” уңганнары Минзәлә районы башлыгы премиясенә лаек булдылар

Бүген район башлыгы Айдар Салахов “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсендә  хуҗалыгындагы кырларны карады, комбайнчылар белән аралашты, урак торышы белән таныштырды.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Аннары  Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиковбелән бергә “Заиковский” хуҗалыгы комбайнчыларына: Илфак һәм Айрат Шигабиевларга, Александр Отнолин, Рамил Мингазовка район башлыгы премиясен тапшырдылар. 

Район җитәкчесе “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы басуларын карады, бу агрофирмада эшләүче 10 комбайнчыга район башлыгы премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Әзгә генә туктаган кыр хезмәтчәннәренә ул җылы теләкләрен җиткерде.

Хуҗалыкның 10 комбайнчысы да 5 мең сум күләмендә район башлыгы премиясен алды.Менә алар:Илдар Хабибрахманов, Владислав һәм Михаил Гарнышевлар, Марсел һәм Инзил Миңнемухаметовлар, Илһам Сөләйманов, Илһам Гиниятуллин, Григорий Семенов, Иван Козин, Максим Васильев. Бу комбайнчылар үз бункерларыннан 1300т.-2000тонна ашлык бушатырга өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев