Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Иҗат чишмәгез саекмасын

Без туган яклардан читтә яшәүче, тырыш һәм намуслы хезмәт юлы үткән якташларыбыз белән горурланабыз, аларның тормыш юлы, хезмәт эшчәнлеге белән кызыксынып торабыз.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Шуларның берсе – балачак, үсмер еллары табигатьнең гүзәл почмагына сыенып утырган районыбыздагы элеккеге Яңа Бикчәнтәй авылында үткән, хезмәт еллары Минзәлә, Түбән Кама белән бәйле булган, хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Инсаф Кашапов.

Ул – танылган язучы Газиз Мөхәммәтшинның авылдашы да, алай гына түгел, аның иҗатын якын иткән, юмористик хикәяләрен укып мөкиббән киткән әдәбият сөючеләрнең берсе. Шуңа күрәдер, үзенең иҗаты да үзенчәлекле, әмма бер сулышта укыла торган, шаян, җиңел, шул ук вакытта төпле, эчтәлекле, уйланырга мәҗбүр итүче шигырьләре гадәти түгел, күпләрне җәлеп итә торган. Аның юмор белән сугарылган хикәяләре “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасында басылып чыкканы, социаль челтәрләргә дә куелганы булды. Хикәяләренең төп геройлары нигездә авылдашлары, бергә уйнап үскән яшьтәшләре булуы – ул туган җирнең газизлеген тоюы, аларны чиксез яратуы.

Якташыбыз Инсаф Кашаповның чираттагы юмористик хикәясен тәкъдим итәбез.

Чуртан балык

Хәзерге балалар беренче сыйныфка укый-яза белеп барырга тиеш. Балалар бакчасында - тәрбиячеләре, ә өйдә үзебез күпме тырышсак та, улыбыз күп хәрефләрне бутый, ә кайберләрен гел бозып укый. Мәсәлән, «щ» хәрефен «с» дип укый ул. Китапта матур итеп тарт-ма (ящик), чуртан балыгы (щука) рәсемнәре ясалган. Һәм, әлбәттә, зур хәрефләр белән русча әйтелеше дә язылып куелган. Улыбызның бу сүзләрне ничек укыганын аңлыйсыздыр инде: «ящик» урынына «ясик», ә «щука» урынына «сука» килеп чыга моның. Аптырагач, кешеләр алдында оятка калмас өчен, «щука түгел бу, син моны рыба дип укы» дип өйрәттек моңа.

Малаебыз мәктәпкә укырга йөри башлады. Беркөнне укытучысы мине мәктәпкә чакырта. Бар эшемне ташлап бардым инде. Укытучы безнең гаилә хәлләрен сораша: тату торасызмы, алай-болай, ызгышып-талашып яшәмисезме, дип кызыксына. Нишләп алай булсын, бик тату яшибез, дим мин моңа. Үз чиратымда, ни өчен бу турыда сорашуы белән кызыксындым. Укытучы миңа сынаулы караш белән бераз текәлеп торды да:

- Малаегыз мине кыерсытты ! - ди.

- Ничек?! - дим мин бик аптыраган хәлдә калып.

- «Щука» сүзен укырга кушкач, «рыба» дип укыды. Щука бит бу, Илдар, дигән идем, ул миңа, син үзең сука, ә бу рыба диде...

- Дөрес әйткән, - дип сүземне дәвам итмәкче идем, укытучы кыз урыныннан сикереп үк торды:

- Ничек, ничек дисез?!

Мин, бераз уңайсызланып:

- Әлбәттә, сука түгел сез, ул сезгә «щука» дип әйткән..

Укытучы кыз гел аптырап калып:

- Ничек инде, әлегә минем колакларым яхшы ишетә. Нәрсә әйткәнен ап-ачык ишеттем!

Улым «щ» хәрефен «с» дип әйткәч, «щука» сүзен «рыба» дип укырга үземнең өйрәтүемне аңлатып бирергә туры килде.

Улым өчен гафу үтенеп, мәктәптән чыгып киткәндә уйлап куйдым: әле бу башы гынадыр... Улым әле «э» белән «ө»не, «х» белән «һ»не, «ж» белән «җ»не бутый, алдагы көннәрдә аның тагын нинди сүзләре өчен җавап тотарга туры килер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев