Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Аның икмәге тәмле

Рус Каран авылы эшмәкәре Сергей Нораев мини-икмәкханә ачканга кадәр төрле эштә эшли. Эшләп алган акчасына товар җитештерү юнәлешен булдырырга җөрьәт итә.

Сергей Геннадиевич Николаевка авыл киявенә әверелгәч Рус Каран авылында 2014 елда авыл читендәге 1,5 гектар җирне алган, аннары тагы күршесенең 60 сутый җирен сатып алып бина төзегән.Бина эчендә икмәк пешерү өчен 4х4 размерында мич сала. Мич беренче тапкыр салганда бик яхшы килеп чыкмый, аны үзе үзгәртеп яңадан салган. Өченчесендә генә мич технологик таләпләргә туры китереп килеп чыга. Мичне салу өчен генә дә 400 мең сумлык материал кирәк була Сергейга. Утка чыдам бер кирпечнең бәясе ул вакытта 60 сум булган. Икмәк пешерү җиһазларын 200 мең сумга сатып ала. Көнгә икмәк пешерү өчен 0,4 кубометр утын кирәк. Керемнең янындагы чыгымы да бар бит. Икмәк пешерергә тозын, башка өстәмәләрен, автомашиналарга запас часть алырга кирәк, болары янына күзгә күренми торган вак-төяк өстәлә. Әмма эштән дә, чыгымнардан да курыкмый Сергей Геннадиевич. Икмәк пешерү өчен “Алтайский” һәм “Казахстан” оннарын капчыклап Чаллы шәһәренең “Закамье” күмәртәләп сату ноктасыннан алып кайта. Ипине апара ысулы белән чүпрәне бермә-бер киметеп, тәмне яхшырта торган матдәләр кушып пешерәләр монда.

Язманы тулысынча "Минзәлә" газетасының 17 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев