Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Бакчаны ничек зурайтырга?

Байга -акча, бакчачыга җир җитми-икесен дә булган саен арттырасы килә. Ул алты-җиде сутый шәһәр бакчасына ни генә утыртасың инде-мунчасы, коесы, беседкасы, абзары, йорты күпме урынны алган... Авыл бакчасы да чиксез түгел. Ничек җирне “арттырырга”?

Әйдәгез болай итеп карыйк. Менә бу карлик алмагачы төбендәге җир нигә буш тора әле? Анда бер метр радиуста түгәрәк ясап, җиңелчә генә 7-8 сантиметр тирәнлектә казыйбыз. Түгәрәк читен чокырлыйбыз-анда шланг куйсаң, су читкә акмый, җиргә сеңәчәк. Салат, мелисса, башка файдалы үләннәрдән нинди матур клумба килеп чыкты.! Аның уртасында агартылган кәүсәле алмагач. Сезнеке дә агартыладыр бит? Бу бик мөһим эш. Агартылган кәүсәле агач кирәгеннән иртә уянмый һәм аңа яңа гына төрткән бөреләр язгы кырауда коелып төшми. Моның өчен сүндерелмәгән известь, бакыр купорасы һәм су кушылмасы әзерләнә.

Тә-әк, ә икенче клумбага ни чәчәбез әле? Ә нигә базилик, әнис, кинза, мелисса, бөтнектүгел? Их исләре! Шунда ук төрле, назлы салат яфракларын яшерсәк тә була.

Кыярлар түтәлдә генә үсәргә тиеш дип кем әйткән? Алар коймага, рабица челтәренә, алачыклар түбәсенә эленсә дә бик рәхәтләнепуңыш бирәләр. Бигрәк тә “персидский” сорты. Тагы бер җайланма: кукуруз утыртасың һәм аның тирәли берничә кыяр орлыгын чәчеп үстерәсең. Шунда ук кукурузга кыярлар да үреләчәк.   Кыякка суган-сарымсак  сез кайда утырсасыз-шунда үсәчәк. Йорт күтәрмәсе  янындагы әрҗәләрдә, алачыкка эленгән декоратив чүлмәкләрдә... Уйлап карасагыз, үзегез дә түтәлдән башка әллә нинди җайланмалар  уйлап табарсыз. Авылда тирес өеменә бераз балчык өстисез дә, анда да кыяр, кабак, карбыз үстерергә була бит.

Әлеге мәкаләнең тулы вариантын "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 07.04.2023 ел санында укый аласыз.

“Мензелинск news – Мензеля онлайн” ВК төркемендә һәм телеграм-каналында укучыларыбыз арасында “Бакчагыз бармы?” дигән сораштыру үткәрдек.

ВКонтактеда сораштыруда 73 кеше катнашты. Аларның 65,75% - “әйе, бакчабыз, шәхси йортта яшибез”, дип җавап бирде. 15,07% - “фатирда яшибез, авылда бакчабыз, я дачабыз бар”, ди.  Тагын 15,07% - фатирда яши , бакчасы юк, җиләк-җимеш һәм яшелчәне кибетләрдән сатып ала. Сораштыруда катнашкан 2,74% фатирда яшәсә дә, үзенең күпфатирлы йорты янында яшелчә үстерә икән. Ә 1,37% шәхси йортта яшәсә дә, җир эшен яратмый, шуңа бакчада берни дә үстерми.

Чагыштыру өчен: Телеграмда урнаштырылган сораштыруда катнашучыларның 49% шәхси йортта яши һәм аларның бакчалары бар. 24% фатирда яшәү сәбәпле бакчалары юк. Тагын 21% фатирда яшәсә д,ә, авылда бакчалары, дачалары бар. 2% кибет яшелчәсен һәм җиләк-җимешен сатып алуны өстен күрә, тагын 2% җир эшен яратмый. Бакчада эшләргә теләге булган, әмма вакытлары булмаганнар да шулай ук 2%.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев