Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Хәреф танырга газета укып өйрәндем

Бик күп күренекле шәхесләрнең авыл җирендә яшәп тәрбияләнүен һәм формалашуын да беркайчан онытырга ярамый.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Марат Хасановның зур күпчелек тормышы Минзәләдә үтте.
Ул 1940 елда Актаныш районы Иске Бикчәнтәй авылында гади крестьян гаиләсендә 11нче бала булып дөньяга аваз сала.
Әтисе Хәсән сугышка киткәндә аңа нибары бер яшь 8 ай гына була. Сугышка китеп озакта үтми – 1942 елда һәлак була. Әнисенә бер үзенә исән калган 5 баланы
тәрбияләп үстерергә туры килә. Әнисе һәм Маратның бертуганнары әтисенең сугыштан исәнкайтуын, үлгәнлеккә хәбәре булса да, йөрәкләре белән гомер буе көтәләр.
Марат башлангыч мәктәпне авылда, 5-7 сыйныфларны Әтәс авыл мәктәбендә, ә урта мәктәпне
25 километр ераклыктагы Пучыга йөреп тәмамлый. 1961 елны Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының зоотехния бүлеген яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, Биектау районына эшкә юллама бирәләр. Ул вакытта эшкә юлланма нигезендә урнашу мәҗбүри булган. Әгәр дә юллама буенча эшкә бармасаң укыган чорга киткән чыгымны түләттергәннәр. Марат Хасановка Минзәлә шәһәре һәм районы шулкадәр ошаган ки, һич китәсе, аерыласы килми. Ә нишләргә? Шулай да бәхетен сынамакчы була.
Бер көнне ул Минзәлә партия райкомының икенче секретаре Давлетшинга керә һәм алган белгечлек буенча Минзәлә районында эшлисе килгәнен әйтә. Район
кешесе бер аның дипломына карый, бер аңа карап баштан аяк күз йөртеп чыга. Шунда ук Казан шәһәрендәге авыл хуҗалыгы министрына шалтырата. Министр Маратка үз янына килергә куша.
Барган көнне кабул итмиләр, төнне Казан Кремелендәге клуб-
та үткәрә. Төне буена министр соравына ничек җавап бирергә дип уйлап йокламый чыга. Министр исә, бик төпченеп тормый, юлламаны Минзәлә районына язып бирә. Шулай итеп аны районыбызның иң зур хуҗалыкларыннан берсе булган Ленин исемендәге колхозга баш зоотехник итеп билгелиләр.

Язманы тулысынча "Минзәлә" газетасының 29 май, 2020 санында укыгыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев