Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Кадрәктә – яңа ветеринария пункты

Бүген Кадрәк авылында модульле яңа ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. -Минзәлә районының авыл хуҗалыгындагы, бигрәк тә терлекчелек тармагындагы үзгәрешләр бик шатландыра, - диде тантанада катнашкан ТР Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. Аннары ул республикада тормышка ашырылучы программалар, шул исәптән ветеринария өлкәсенә карый торган программалар турында әйтеп узды....

Бүген Кадрәк авылында модульле яңа ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

-Минзәлә районының авыл хуҗалыгындагы, бигрәк тә терлекчелек тармагындагы үзгәрешләр бик шатландыра, - диде тантанада катнашкан ТР Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. Аннары ул республикада тормышка ашырылучы программалар, шул исәптән ветеринария өлкәсенә карый торган программалар турында әйтеп узды.

-Мондый заманча ветеринария пунктлары төзелү белән авылда мал тотучыларга менә дигән мөмкинлекләр ачыла. Мал-туарга югары квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен монда бөтен шартлар тудырылган. Малларга дару препаратлары эзләп, әллә кайларга барасы да булмаячак. Биредә аптека эшләячәк. Әлеге ветеринария пункты авыл халкы өчен файда китерсен иде, - дигән теләген җиткерде Алмаз Гаптерәүпович һәм ветеринария пунктын котлап компьютер алу өчен сертификат тапшырды.

-Татарстан җитәкчелегенең ветеринария хезмәтенә шулай йөз белән борылып, авылларда халыкка хезмәт күрсәтүче ветеринария пунктлары төзелә башлавы зур сөенеч ул, - дип

авыл халкының шатлыгын уртаклашты тантанада катнашучы район башлыгы Айдар Салахов һәм ветеринария пунктын төзекләндерүдә эшләгән "Чиста шәһәр" ҖЧҖ эшчесе Виктор Тарасовка Рәхмәт хаты, акчалата премия тапшырды.

Ветеринария пунктында хезмәт күрсәтү өчен бөтен шартлар тудырылган: мөдир кабинеты, аптека, осеменатор кабинеты, операция ясау бүлмәсе җиһазландырылган.

Биредә шушы зонадагы 6 авыл җирлегенең 21 авылына Сәлим Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге ветеринарлар хезмәт күрсәтәчәк, болар ветфельдшер Артур Гафуров, ветеринария табибы Марат һәм ветфельдшер Лариса Мөхәммәдиевлар.

Авыл башында кояш кебек калкып чыккан яңа бинага керү юлындагы кызыл тасма киселгәч, кунаклар һәм авыл халкы ветеринария пункты белән танышып чыктылар.
Моңа кадәр дә доктор Айболит кебек һәрчак авыру мал янына ярдәмгә ашыгып, халык ихтирамын яулаган ветеринарларга "хәерле сәгатьтә!" дигән теләкләрен җиткерде тантанага җыелган авыл халкы.

Фотогалерея - Открытие ветеринарного-фельдшерского пункта в Кадряково

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X