Минзәлә районында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә
Урак та башланып китте.
Районыбызның җәмәгать терлекләре өчен 7500 тонна печән хәзерләнде һәм ул төргәкләргә төрелеп ферма яннарына кайтарып өеп куелды. 35000 тонна сенаж базларга салынды. Яшь бозаулар өчен 16,1 тонна яфрак азык хәзерләнде. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 15,3 центнер күләмендә терлек азыгы тупланды. “Мензелинские зори” агрофирмасының Калинин бүлекчәсендә 400 гектар рыҗик(шепкән)ны теземнәргә салдылар, аны бүген иртәгә суктыруга керешәчәкләр. Бу агрофирмада 17 гектар көзге бодайны суктырдылар, уңыш һәр гектардан 35 центнер тәшкил итә. Шулай ук “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ игенчеләре дә 100 гектардан артык көзге бодайны теземнәргә салдылар. “Калморза” хуҗалыгында да 20 гектар көзге бодайны суктырдылар, биредә гектардан 30 центнер уңыш чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев