Минзәләдә ай башыннан сөт җитештерү 1900 кг.га кимеде
Районыбыз терлекчеләре бүгенге көндә 53,5тонна сөт җитештерәләр, бу узган елның шушы чорына караганда дүрт процентка күбрәк, яки ике тонна сөтне артыграк җитештерәләр.
Шулай булса да алар ай башыннан сөт җитештерүне 1900 кг.га киметтеләр. Сөт җитештерү кимүнең төп сәбәбе-көннәр кызу тора һәм терлекләр көндезен ашый алмыйлар , кигәвен дә талый. Район буенча һәр сыердан уртача 11,7килограмм сөт савып алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев