Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләлеләр 20 ноябрьдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдән файдалана алалар

20 ноябрьдә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм «Бердәм Россия» партиясе Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.

(Минзәлә, “Минзәлә-информ”) Татарстанның башка районнарында яшәүчеләр кебек үк, минзәләлеләр дә 20 ноябрь көнне 8.00 дән 15.30 га кадәр (төшке ашка тәнәфессез) җирле белгечләргә түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачаклар.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, гражданнарның мөрәҗәгатьләре телефон аша кабул ителәчәк

Район халкына консультацияләр бирәчәк белгечләр графигы да төзелде. Җәмәгать кабул итү бүлмәсе номеры (8555) 3-33-82 (кабул итү бүлмәсе җитәкчесе-Адилә Алмас кызы Малиновская).

08: 00-09: 30 сорауларга Пенсия фонды белгече Сафина Айгөл Вилевна җавап бирә.

9: 30-11: 00 - суд приставы Бахмина Светлана Владимировна.

Минзәлә нотариаль округы нотариуслары 11:00-12:30 дә (8555) 3-51-66, 3-20-66 телефоннары аша консультация бирәчәкләр.

«ТР БТИ» АҖнең Минзәлә бүлекчәсе җитәкчесе Петрова Татьяна Ефремовна-12: 30-14: 00.

Адвокат белән 14.00-15.30 сәгатьләрдә элемтәгә керергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев