Әниләрен шатландырдылар
Шәһәребезнең балалар иҗат йортында сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның әниләр көненә багышланган концерты булып үтте. Әлеге балалар тормышында иң изге кеше ул-әни.
Биредә шөгыльләнүче балалар әниләре өчен эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр. Алар үз чыгышларында әниләре хөрмәтенә дан җырладылар, төрле биюләр күрсәттеләр, гармунда, баянда, курайда, фортепианинада уйнадылар. Балалар музыка коралларында уйнарга өйрәнеп әниләрен шатландырдылар. Айнар Халиуллин, Аделя Миннемуллина, Валерио Сирош, Юлия Рахматуллина, Арина Бекетова, Гүзәл Муллагалиева һәм Ирина Панарина, Айгөл Вәлиева, Кирил Курбанов, Лилия Исламова, Софья Чибирева, Полина Тюкина, Рафаэль Фатихов, С. Кузьмина һәм Н. Муринова, “Калинка” инструменталь балалар ансамбле чыгышлары нур өстенә нур булдылар. Балаларның чыгышлары, теләкләре, җырлары, биюләре барысы да чын йөрәктән, күңелләренең иң-иң түреннән чыкты барлык әниләр өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев