Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Районыбыз терлекчеләре сөт җитештерү буенча 5нче урынга күтәрелделәр

Беренче графа – хуҗалыклар һәм андагы сөтчелек фермалары исеме, икенче – 15 март көнне савылган сөт(килограммнарда), өченче – узган елның шул чорына караганда артык яки ким (килограммнарда), дүртенче- 15 март көнне уртача бер сыерга җитештерелгән сөт(килограммнарда).

Заиковский  12327  -407     30,8

Калморза      7650    550     29,4

Кама беконы 11057 -1085   28,8

Куйбышев     9280    3820    11,58  

Тәкермән       1827    -3584   5,3

КФХ Ильнур 2610  122      19,3

Ярд. хуҗ., КФХлар 6000    90        15,2

Район буенча           39644 -730     22,9    

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә район буенча март ае башыннан аенда сөт җитештерү 2,6 тоннага артып бүгенге көндә 39644 килограмм тәшкил итә. “Заиковский” ҖЧҖнең тәүлеклек савымы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 407 килограммга кимрәк.  Әтрәклеләрнең һәр сыеры 30,8 килограмм  сөт бирә һәм алар бер сыердан уртача савым буенча беренче урында бара. Район буенча һәр сыердан көнгә уртача 22,9 килограмм сөт савып алына. Районыбыз терлекчеләре бер сыердан уртача савым күрсәткече буенча республикада 5 нче урынга күтәрелделәр.   Хәзер шушы урыннан төшмәскә генә кирәк.

Районыбызның “Кама беконы” ҖЧҖнең Югары Тәкермән фермасындагы савылган сөтнең товарлылыгы 100 процент, ә “Заиковский” хуҗалыгында   савылган сөтнең дә товарлылыгы 99,7 процент тәшкил итә. Хуҗалыкларда малларны ашату өчен азык җитәрлек. Азыкны дөрес итеп кулланып төрле өстәмәләр белән баетып, баланслап ашату зарури.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев