Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Сез кышкылыкка нәрсәләр әзерлисез?

Әлеге сорау белән без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Наил Гатауллин(Минзәлә шәһәре):

-Мин үземә җитәрлек күләмдә кышкылыкка кыяр, помидор тозлыйм, лечо, салат ясыйм.  Шулай ук гөрездә, опята гөмбәләрен дә тозлап куям. Төрле җиләк-җимешләрдән дә кайнатма әзерләп куямын. 

Галина Иванова:

-Мин шәһәрдә күп фатирлы йортта торам, көн саен эшләгәнлектән арып кайтам. Эштән арып кайткач помидор, кыяр тозларга вакытым да калмый. Хәзер бит кибетләрдә ни телисең шул бар, акчаң булса чыктың алдың.   

Резеда Вафина(Тауасты Байлар авылы) :

-Безнең 15 сотый бакчабыз бар, анда төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерәбез. Үстергән җиләк-җимешнең берсен дә әрәм итмибез. Кышкылыкка ел саен 300 банка кыяр, помидор тозлыйм. Төрле җимешләрдән кайнатма ясыйм. Карлыган , бакча җиләге һәм кура җиләген кушып ассортины бал белән болгатам. Төрле җимешләрдән кайнатманы да бал белән ясыйм, чөнки миндә шикәр авыруы булганлыктан кайнатмаларга писүк кушмыйм. Быел фейхуаны да бал белән болгатып куйдым. Бакчада үскән җимешләрне киптереп куямын, аларны чәй эчкәндә кулланабыз. Груша, абрикос, чиядән компотлар ясыйм. Кайсыбер елларны алмадан, кура җиләгеннән как әзерлим. Кабак, чөгендер икраларын да кышкылыкка әзерләп куям. Урманга гөмбәгә баргач майлы гөмбәне, опятаны,  гөрездәне тозлыйм.  

Рәзилә Билалова:

-Мин ел саен гаиләбезгә җитәрлек күләмдә кыяр, помидор тозлыйм. Төрле җимешләрдән мармеладлар ясыйм. Гаилә әгъзалары кайнатма ашамагач, соңгы елларда варенье кайнатмыйм. Ә инде гөмбәгә килгәндә мин аны җыя да һәм ашый да белмим.

Лилия Хуҗина(Яңа Тәкермән авылы):

Минем тозлаган әйберләр белән баз тулып бетә. Ел саен кыяр, помидор тозлыйм, төрле салатлар ясыйм. Кайсыбер елны тозлаган кыярлар, помидорлар ашалып та бетми, күчтәнәчкә дә биреп җибәрәмен. Урманга гөмбәгә йөрим, гөрездә, паутинники, сыроешканы җыеп тозлыйм, гөмбәләрне пешереп маринадлыйм. Төрле җимешләрдән 3 литрлы 70 банка компот ясыйм.

“Ромир” тикшеренүләр компаниясе  буенча 2011 елда россиялеләрнең 50 проценты,   2015 елда-47, 2019 елда-33, 2020 елда 31 проценты гына кышкылыкка кыяр, помидор һәм башкасын тозлаган, варенье кайнаткан.  Кышкылыкка запас әзерләү үткәндә калып бара. Теплица тармагы елдан ел йорт яны участогын кысрыклый бара, кибетләрдә ел буе төрле яшелчәләр сатыла. Яшьләр хәзер яшелчә тозлау, варенье кайнатуны, маринадлауны кирәк дип тапмыйлар.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев