Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Стадионның исемен уйла һәм хәбәр ит!

Казанда уздырылачак 2013 елгы Универсиаданы рәсми төстә ачу һәм ябу тантаналары һәм футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты уеннары уздырылачак 45 мең урынга исәпләнгән стадионның исеменә конкурс игълан ителде.

Конкурс ике этапта үткәрелә:

-беренче этап 2013 елның 18 гыйнвареннан 24 гыйнварена кадәр, аның кысаларында һәрбер теләгән кеше үз вариантын электрон почта аша pr@tatar-inform.ru адресына "конкурска" дигән тамга белән җибәрә ала;

-икенче этап 2013 елның 25 гыйнвареннан 31 гыйнварена кадәр үткәрелә. Бу этап беренче тур нәтиҗәләре буенча "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында ачык тавыш бирүне эченә ала, биредә һәркем тәкъдим ителгән вариантларның берсенә тавыш ала.

Конкурсның нәтиҗәләре матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтларында конкурс тәмамлануга ук хәбәр ителә, җиңүчегә кыйммәтле приз белән бүләкләнәчәк.

Конкурс "Татмедиа"матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев