2013 елгы Минзәлә футболчылары Татарстан Беренчелеге финалына чыкты
ТР Беренчелегенең 2013/2014 елгы яшь төркемендә «Олимп» спорт мәктәбенең 2013 һәм 2014 елгы ике командасы катнашты.
— 2014 елгы команда үз төркемендә 3 нче урынны алды. Ә 2013 елгы команда 1 урынны алып, беренчелекнең август аенда узачак финал өлешенә чыкты.
Шулай ук 2013 елгы команда Казанда 15-16 июньдә узачак «Күн туп» турнирының финалына чыкты, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га тренер Рөстәм Саранов.
2013 елгы команда составында Әмир Минһаҗев, Глеб Козин, Артем Пузиков, Арсений Сысоев, Реналь Нургалиев, Самир Петров, Солтан Ардыханов, Рафил Фәтхуллин, Раим Зарипов, Матвей Юдин, Дамир Баянов, Рамазан Хөснуллин уйнады.
Исегезгә төшерәбез, алдарак без 2009/2010 һәм 2011/2012 елгы командаларның Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында зона ярышларында 2 урын алуларын хәбәр иткән идек.
Шулай ук Актанышта 2015 елгы яшь төркемендә зона уеннары да узачак. Нәтиҗәләрне соңрак хәбәр итәрбез. Безнең белән калыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев