Минзәлә футболчыларының ике командасы 2 урыннар алдылар
Зона ярышларында уеннар «һәркем һәркайсы белән» системасы буенча ике түгәрәктә уздырылды.
Минзәлә шәһәренең «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр быел футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 4 яшь төркеме буенча катнаша.
— 2009/2010 елгы өлкән яшь төркемендә һәм 2011/2012 елгы урта яшь төркемендә безнең командалар 2 урынны алдылар, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информга» «Олимп» спорт мәктәбенең футбол бүлеге тренеры Рөстәм Саранов.
2009/2010 елгы команда составында Рамазан Закиров, Савелий Белянинов, Камил Даутов, Яков Филиппов, Ислам Сираев, Никита Мансуров, Динар Гәрәев, Александр Прохоров, Альмир Хәмитов, Муса Салихов, Алмаз Фәтхуллин, Илназ Әхмәтшин уйнадылар.
2011/2012 елгы яшь төркемендә Минзәлә данын Илназ Әхмәтшин, Данил Ушаков, Дамир Нуриев, Арсений Сысоев, Артем Пузиков, Реналь Нургалиев, Глеб Козин, Савелий Белянинов, Самир Петров, Альмир Хәмитов, Солтан Ардыханов, Данил Камалетдинов якладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев