Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Маҗын клубына министр бүләк иткән сертификат буенча аппаратура кайтты

Сертификат күпфункцияле үзәгенең материаль-техник базасын ныгыту өчен бирелгән иде

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Иске Маҗын авылы мәдәният йортына яңа аппаратура кайтты. Ул быелның сентябрь башында әлеге авылда күпфункцияле үзәк ачылган көнне ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова бүләк иткән сертификатка алынды.

Наталья Елхова, Иске Маҗын авылы мәдәният йорты мөдире:

- Әлеге музыкаль аппаратураны Минзәлә район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова белән кабул итеп алдык. Хәзер әйбәтләп куясы гына калды, бу эштә безгә якын ярада район мәдәният сарае белгечләре булышачак.

Аппаратура үз эченә ике колонка (аскуймалар белән), 3 микрофон, 2 микрофон өчен терәү, микшер, кабельләр- удлинительләрне ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев