Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Калморза» комбайнчыларына премияне Марат Әхмәтов тапшырды

Хуҗалыкның һәр игенчесе үз комбайн маркасы өчен билгеләнгән планны үтәп район башлыгы премиясенә лаек булды

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

“Калморза” хуҗалыгының 8 комбайнчысы да үзләре эшләгән “Лексион” комбайннарында 1500 тоннадан артык икмәк суктырып алып район башлыгы премиясенә лаек булдылар. Аларны бүләкләү чарасы хуҗалыкның Калморза авылы янындагы 191 гектар сабан бодае басуында үткәрелде. Хуҗалыкның агрономы Радик Мухаметов хәбәр иткәнчә, әлеге басуда гектарның уртача уңышы 52 центнер тәшктил итә, бүген кичкә әлеге басуда уракны төгәлләргә исәплиләр.

Алдынгы комбайнерларны Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм районга визит белән килгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котладылар. 5000 әр сум премиягә Вячеслав Кудрявцев,  Зиннур Гильфанов,  Андрей Кауров, Юрий Колпаков, Айгиз Мөбәрәкшин, Илнур Батршин, Илгизәр Ярмиев, Индус Ярмиев лаек булдылар.

Премияләре тапшыргач, Марат Әхмәтов комбайнчылар һәм әлеге чарага килгән авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмә корды, авылларда демография һәм татар телен саклау мәсьәләләрен күтәрде.

- Инде икмәк уңды, авылларыбызны саклап калу турында онытмаска кирәк, матур итеп яшәгез, гаиләләр корыгыз, балалар табыгыз. Авылда яшәүче һәр кеше дәүләт өчен зур әһәмияткә ия, - диде ул.

Безнең өстәмә.

Бүген Минзәлә районына визит белән килгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов милли проект буенча ремонт эшләре баручы Югары Тәкермән авылы мәктәбендә булды, шулай ук районыбызда тормышка ашырылучы инвестицион проектлар – “Кама беконының” Коноваловкадагы комплексында һәм Август компаниясенең Степановка янында төзелүче мегафермасындагы эшләр белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев