Минзәлә районында тулай җыем 119 мең тоннадан артты
Көн темасы

Минзәлә районында тулай җыем 119 мең тоннадан артты

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, районда барлыгы 26165 гектарда игеннәр суктырылган.

Бу планлаштырылган мәйданның 77,1 проценты дигән сүз. Барлыгы 119641,1 тонна икмәк амбарларга кайтарылды. «Август-Мензелинск», «Туган як» агрофирмасы һәм «Гафуров» КФХсы бөртеклеләрне суктыруны тәмамладылар. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 45,7 центнер тәшкил итә. Ә республика буенча һәр гектардан уртача 37,1 центнер уңыш җыеп алына. 

Фермерлар арасында иң түбән уңышны шәхси эшмәкәр «А. Янов» ала, гектар төшеме нибары 12,6 центнер тәшкил итә. 26 август көнне район кырларында 13 комбайн эшләде.


Нет комментариев