Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районыннан Алексеевлар Татарстан гаиләләре фестивале җиңүчеләре арасына керделәр

Татарстан гаиләләре Фестивале узды, анда 21 муниципаль районнан, Казан шәһәреннән һәм Яр Чаллыдан 28 гаилә катнашты.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Казанда үткәрелгән Татарстан гаиләләре фестивалендә Минзәлә районын  Николаевка авылыннан Наталья һәм Виталий Алексеевлар гаиләсе тәкъдим итте.
Аларга "Рябинушка" халык фольклор коллективы һәм барлык хезмәттәшләре теләктәшлек күрсәтте.
 Конкурс нәтиҗәләре буенча Алексеевлар гаиләсе "Гаилә традицияләре" номинациясендә җиңүче дип танылды.
 Исегезгә төшерәбез, июнь аенда Минзәлә районыннан Алексеевлар гаиләсе Сарманда узган "Нечкәбил" зона фестивалендә катнашты. Ә узган ел Николаевка авылы мәдәният йорты директоры булып эшләүче Наталья сеңлесе Юлия белән "Могҗизалар кыры" тапшыруына барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев