Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районыннан Алексеевлар гаиләсе “Нечкәбил” зона фестивалендә катнашты

Сарман район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Гаилә канаты астында” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган “Нечкәбил”17 нче республика ана һәм гаилә матурлыгы конкурсының зона фестивале үткәрелде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Анда күрше-тирә районнардан һәм шәһәрләрдән 16 гаилә катнашты. Минзәлә районын Николаевка авылыннан Алексеевлар гаиләсе лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Наталья Алексеева Николаевка мәдәният йорты директоры булып хезмәт куя. Матур җырлый, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Әлеге үрнәк гаиләдә ике бала тәрбияләнә. Узган ел Наталья бертуганы Юлия Мельникова белән “Поле чудес” тапшыруына да барган иде.

Конкурста катнашучылар үзләре һәм үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, оештыручыларның сорауларына җаваплар бирделәр.

Фото «Сарман» газетасы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев