Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә ачылган яңа мәдәни мирас йортында беренче чара үткәрелде

Мәүлид кичәсенә багышланган бәйрәм чарасында Коръән аятьләре укылды һәм мөнәҗәтләр әйтелде

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәләдә узган атнада тантаналы рәвештә ачылган мәдәни мирас йортында беренче массакүләм чара – район мөслимәләр берлеге тарафыннан Мәүлид бәйрәменә багышланган мәҗлес үткәрелде.

Шәһәрдән һәм районыбызның авылларыннан килгән мөслимәләрне сәламләп, район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков һәм район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова Мәүлид бәйрәменең фазыйләтләре хакында аңлаттылар.

Бәйрәм чарасында Коръән аятьләре укылды, Мөшеге, Мәлкән, Урыс, Әтрәкле, Түбән Тәкермән авылларыннан килгән мөслимәләр мөнәҗәтләр һәм салаватлар әйттеләр. Лениза ханым Якиева һәм Әлфидә ханым Теряева алып баручылар булдылар. Бәйрәмдә районыбызның танылган шагыйрәләре Нәкирә Лутфрахманова, Раушания Титова-Гимаева,Зөләйха Гыйләҗева, ветераннар хорының татар төркеме дә катнаштылар. Шулай ук Лениза ханым Якиева мөнәҗәтләр башкару буенча мастер-класс күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев