Минзәлә мәчетендә балалар өчен уеннар үткәрелде
Иң-иң осталарга бүләкләр дә тапшырылды.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә мәчетендә үткәрелгән хәйрия корбан ашы мөселман балалары өчен спорт уеннары белән дә үрелеп барды.
Малайлар һәм кызлар ук атуда, кайчы белән әйбер кисүдә көч сынаштылар. Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков иң-иң осталарга бүләкләр дә тапшырды.
Шулай ук балалар өчен татлы мамык белән сыйландылар, ә шәһәрдәшебез Раушан Садыйков балалар өчен батутлар да урнаштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев