Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республика студентара тел баттлында Арча һәм Минзәлә командалары беренче булдылар

Минзәлә районы данын ике команда яклады.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында үткәрелгән Республика студентара тел баттлының җиңүчеләре билгеле булды.

1 урынга “Бердәмлектә – бергәлек” (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы) һәм “Хәзинә” (Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогик көллияте) лаек булдылар.

2 урынны “Татарлар” (Лениногорск нефть техникумы) һәм “Түбән Кама энҗеләре” (Түбән Кама күппрофильле көллияте) бүлештеләр.

3 урында “Күршеләр” (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогик көллияте) һәм “Яшь йөрәкләр” (Казан педагогик көллияте) калдылар.

Аерым номинацияләр буенча бүләкләнгән командалар да булды.

Шулай ук Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фәттахова әлеге конкурсны үткәрүдә өлеш керткәннәре өчен аерым рәхмәт хатлары белән жюри әгъзаларын – 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Хамаева һәм район мәгариф бүлеге методисты Айгөл Салахованы да бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев