Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә техникумында республикакүләм студентара тел баттлы бара

“Телсез идек, Тукай безне телле иткән” әлеге чара бөек шагыйрьнең 135 ел тууына һәм республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында урта белем бирү оешмалары укучылары арасында республикакүләм студентара тел баттлының 2 нче туры уза.

- Туган телне саклау – ул һәркайсыбызның иҗтимагый бурычы, дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә техникумның директоры Эльвира Фәттахова. – Әлеге күркәм мәртәбәле ярышны үзебездә кабул итүебезгә бик шатбыз.

Катнашучыларны шулай ук район башлыгы Айдар Салахов һәм үз исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева сәламләде.

Беренче, читтән торып үткәрелгән турда 31 урта белем бирү оешмасы катнашса, әлеге турда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Минзәлә педагогик көллияте, Түбән Кама педагогик көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Лениногорск нефть техникумы, Яр Чаллы педагогия көллияте, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Казан педагогик көллияте, Түбән Кама күппрофильле көллиятне, Түбән Кама музыка көллияте командалары катнаша. Алар визитка, интеллектуаль уен, театраль постановкалар буенча көч сынаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев