Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Татарча диктант” ка Минзәлә мәчете дә кушылды

Биредә диктантны ТНВ каналына кушылып яздылар

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Татарча диктант язарга теләүчеләргә Минзәлә мәчетенә килеп тә, диктант язарга мөмкинчелек тудырылды.

Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:

- Әлеге акциядә катнашу безнең телебезгә карата хөрмәтебез турында да сөйли, динебезнең никадәр киңкырлы, ачык икәнен күрсәтергә дә мөмкинлек бирә. дәгъват чарасы булып та тора. Мәчетебездә татар теле һәм дин дәресләре укыту буенча барлык шартлар да бар.

Диктант тәмамлангач, Рәмзил хәзрәт катнашучыларга татар теле дәреслекләре һәм дога китаплары бүләк итте.

Исегезегә төшерәбез, Минзәләдә бүген “Татарча диктант” акциясе узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X