Татарстан чемпионнары
Шәһәребезнең 1 урта мәктәбендә мәктәпләр арасында волейбол турнирында Татарстан чемпионнары булган 8 сыйныфта укучы егетләрне бүләкләделәр.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”, 29 октябрь)
Шәһәребезнең 1 урта мәктәбендә белем алучы, 2006-2007 елда туган яшүсмерләр волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңү яуладылар. 11 район командасын җиңгән, үсмерләрне районыбызның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, 1 нче урта мәктәп директоры Ольга Ильина, “Юбилейный” спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев тәбрикләделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Мондый уңышка Минзәлә районыннан бер генә яшүсмернең дә ирешкәне юк иде әле.
Фаяз Хизбуллин:
-Бу яшүсмерләрне волейбол түгәрәгенә әти-әниләре җитәкләп алып килделәр. Кулларына тупны да дөрес тота алмыйлар иде. Хәзер менә елдан-ел осталыкларын арттыра барып республика күләмендә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Киләчәктә дә район данын яклаганда, уңышлар гына юлдаш булсын иде!
Алар шулай ук истәлеккә 1 нче мәктәпкә очрашуга кайткан Данила Новиков белән дә фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев