Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ялганга ышанмагыз, ә ярдәм итәргә теләгегез булса рәхәтләнеп кабул итәбез

Социаль челтәрләрдә район хастаханәсенә кагылышлы фейк тарала башлагач, район хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбәрәкшин үзе безгә чыгып бу хәбәрнең дөреслеген кире кагар өчен безнең ярдәм сорады.

(Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ”)

Без бүгенге хәбәрдә хастаханә коллективының пандемия чорында намуслы хезмәт башкаруы турында язган идек инде. Өстәп шуны әйтәм: халык теленә госпиталь дип кергән вакытлы инфекция бүлегендә көн саен 2-3 кешене савыктырып чыгаралар. Биредә авыруларны дәвалау өчен көненә 160 литр кислород кулланыла. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыру очраклары бермә-бер арткан. Кайбер көннәрне 30 дан артып китә. Бригада һәрберсенә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтә. Әйе киеренкелек бар. Җиңелрәк авырулар өйдә кала, авыррак очракларны хастахнәгә алып китәләр, Яр Чаллыга җибәрү очраклары да бар.

Наил Мөбәрәкшин, район үзәк хастаханәсе баш табибы:

- Социаль челтәрләрдә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең саклану чаралары юк дип язучыларны мин акылларына зыян килгән дип әйтер идем. Психоз тудырганчы, безгә ярдәм итәргә теләгегез бар икән, ярдәм итегез һәм шул хакта сөйләгез. Ашыгыч ярдәм чараларының запасы күбрәк булган саен, безгә дә эшләү тынычрак булыр иде. Тагын бер кат үзебезгә ярдәм күрсәткән һәркемгә без рәхмәтле, үзебезнең һөнәри бурычларыбызны беләбез, пандемия чорында безнең җилкәләрдә икеләтә җаваплылык ятканын аңлыйбыз, шуңа чүп-чар язып, кимчелекләрне кабартып, районда психоз тудырмасалар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X