Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ясалма орлыкландыру көн таләбе

Бу минутларда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында җирлек башлыкларын, КФХ җитәкчеләре, ветеринария белгечләрен терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча семинар-киңәшмә бара.

Чыннан да авыл җирлекләрендә ясалма орлыкландыруны  фәнни казанышларга нигезләнеп оештырырга вакыт җитте.  Кичә Хуҗамәттәге җыенда чыгыш ясаган “Кама беконы” вәкиле Хәйдәр Гәләветдинов та терлекчелектә иң беренче эш итеп нәсел эшен югары дәрәҗәгә күтәрәчәкбез, диде.

Семинар-киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Таймасов ачып җибәрде. Ул авыл җирлекләрендә булган барлык сыерларны 100 процент күләмендә ясалма орлыкландыру бурычын куйды.

Семинарда “Элита” Баш нәсел предприятиесе генераль директоры Фәннүр Зарипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов катнаштылар. Алар аеруча югары бәяләнә торган үгезләрне файдаланып ясалма орлыкландыру ысулларын гамәлгә кертү юллары, мөгезле эре терлекләрнең продуктив сыйфатларын яхшырту, продукция җитештерү һәм сату күләмен арттыру, иң яхшы токымлы үгезләрдән алынган спермалар куллану, мөгезле эре терлекләрнең генетикалау буенча киңәшләрен бирделәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев