Минзәлә
  • Рус Тат
  • Инзилә Галиуллина иҗаты

    "Сибелә чәчәк" рубрикасында яңа шигырь

    Ак кәгәзьдә чуар юлар
    Тормыш юллары кебек.
    Күңелдәге якты хисләр
    Мәхәббәтле татлы кичләр
    Бизәгән сөю күген.
    Язучының күңел хисе
    Януы, ялгышлары
    Төрле язмышлы кешенең
    Югалту, табышлары.
    Ак кәгәзьдә чуар юллар
    Каләмнең язышлары
    Күңел чишмәсеннән чыккан
    Моңнары, сагышлары...
    Бәйрәм белән сезне,
    Каләмдәш танышларым,
    Иҗат чишмәләрегез
    Бер кайчан саекмасын.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: