Минзәләдә 14 алдынгы Электрон мактау тактасына кертелү турында таныклык алды
Көн темасы

Минзәләдә 14 алдынгы Электрон мактау тактасына кертелү турында таныклык алды

Алар барысы да район үсешенә лаеклы өлеш кертәләр

Минзәләнең Муса Җәлил исемендәге паркында Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында таныклык тапшыру тантанасы булды.
Алдынгыларны һәм кунакларны сәламләп, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов кыскача райондагы социаль-икътисадый вәзгыять турында сөйләде, авыл хуҗалыгы эшләренең барышы, авыл җирлекләре, Шәһәр территорияләрендә гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары белән таныштырды.
— Халкыбызның тормыш — көнкүреше яхшырсын өчен барысы да эшләнә, — диде район башлыгы.

Бәйрәм кунаклары — РФ Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина, Айдар Метшин үз чыгышларында хезмәт кешеләрен хөрмәтләүнең һәм илебез алдында торган максатларга ирешү өчен бердәмлекнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев үз чыгышында төрле елларда югары дәүләт бүләкләренә һәм герой исемнәренә лаек булган татарстанлылар саны статистикасын китерде һәм «үткәнне белмәсәң, киләчәкне төзеп булмый», дигән канатлы сүзләрне тагын бер кат искәртте. Спикерлар махсус хәрби операциядә катнашучылар адресына аерым рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Ә сугыш хәрәкәтләре ветераннары Никита Мелентьев, Руслан Бәхтигәрәев, Артур Мирзахметов сәхнәгә чакырылды.

Бәйрәмнең кульминациясе Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында таныклык тапшыру булды. Тантаналы шартларда балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано укытучысы Елена Романова, ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова, Минзәлә «Мелиорация+» җитештерү-техник бүлеге башлыгы Елена Курамшина, Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе Айрат Мингазов, «ТПФ Изыскатель» ҖЧҖ директоры Александр Леванов, туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре     Алсу Фәррахова, Минзәлә урман хуҗалыгы шоферы Өлфәт Арысланов, район мәдәният сараеның әйдәп баручы методисты Фиразия Сафиуллина, СИЗО-4нең баш бухгалтеры Роза Балакаева, СИЗО-4 хезмәткәре Игорь Ушаков, «Минзәлә икмәк заводы» ЯАҖ җитештерү мөдире Ирина Рубцова, «Веллика» ҖЧҖ комплектлаучысы Айсылу Нигъмәтуллина, Росгвардиянең баш бухгалтеры Светлана Токарева, «Мелиорация» Минзәлә ПМКсы ҖЧҖ экскаватор машинисты Рөстәм Кирилов билгеләп үтелделәр.

Бүләкләнүчеләр исеменнән Фиразия Сафиуллина чыгыш ясады. Ул хөрмәтләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм алдынгыларны бүләкләүнең киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде, чөнки республикада, районда намуслы хезмәт ияләре күп, алар да Электрон мактау тактасына кертелергә лаеклы, дип билгеләп үтте. 

Чара күңелле концерт номерлары һәм кызыклы мастер-класслар белән үрелеп барды.


Нет комментариев